ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Фән һәм мәгариф

Мамадышка фәнни-тикшеренү конференциясенә Россия һәм чит өлкәләрдән 200 кеше килгән

18 февраль 2018, 15:08 , Фото: http://mon.tatarstan.ru/

Мамадышка фәнни-тикшеренү конференциясенә Россия һәм чит өлкәләрдән 200 кеше килгән Конференцияне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТФА, «ТИСБИ» идарә университетының Халыкара ЮНЕСКО кафедрасы, Мамадышның 2 нче лицее бергәләп уздырды.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Мамадышта Камил Вәлиев исемендәге Идел буе фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Конференцияне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясе, «ТИСБИ» идарә университетының Халыкара ЮНЕСКО кафедрасы, Мамадышның академик Камил Вәлиев исемендәге 2нче лицее бергәләп оештырды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Конференциядә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама укучылар һәм укытучылары, шулай ук Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия, Киров өлкәләре, Мәскәү, Владивосток, Ханты-Мансийск автоном округы – Югра вәкилләре катнашты. Кара-каршы үткәрелә торган турга 200 дән артык катнашучы килгән.

Укучылар секцияләрдә 15 номинациядә эшләрен яклады. Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10