ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

«Татар-информ»да гомумшәһәр азык-төлек марафоны турында сөйләшәчәкләр

18 февраль 2018, 14:44

«Татар-информ»да гомумшәһәр азык-төлек марафоны турында сөйләшәчәкләр Матбугат чаралары вәкилләре катнашындагы конференция иртәгә, 19 февральдә 13.00 сәгатьтә була.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 19 февральдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Мәрхәмәтлелек кәрҗине»  ("Корзина доброты") гомумшәһәр азык-төлек марафонына багышланган матбугат конференциясе үткәрелә. 3 мартта Казанда мохтаҗларга азык-төлек җыю марафоны беренче тапкыр уза.

Чарада Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Эльмира Зарипова, «Русь» азык-төлек фонды җитәкчесе Виктория Крисько, «Пятерочка» сәүдә челтәре Идел буе дивизионы директоры Дмитрий Торопов катнашачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе узачак. Видеога комментарийларда сораулар бирергә мөмкин.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru. электрон почтасы аша аккредитация уза ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10