ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала
Казанга Герхард Шредер килә

Хәвеф-хәтәр

Иранда самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде

18 февраль 2018, 14:17

Иранда самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Путин кайгы уртаклашу белдерде Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, диелгән Россия президенты телеграммасында.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин, Исфаган провинциясендә самолет һәлакәткә очрау сәбәпле, Иран лидеры Хәсән Рухани исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллаган. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коточкыч фаҗигадә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, дигән Россия лидеры телеграммасында. Ул шулай ук Иран гражданнарына авыр вакытта көчле һәм нык булуларын теләгән.

Aseman Airlines авиакомпаниясенең Тегеран-Ясудж рейсын башкарган самолеты ком буранына эләккән һәм очканнан соң 50 минут узгач, тауга бәрелгән. Һава судносы бортындагы барлык 66 кеше дә һәлак булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10