ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Хәвеф-хәтәр

АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән

18 февраль 2018, 13:59 , Фото: архив/Михаил Захаров

АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән Коткаручылар 50 гектардан артык җирне тикшергән.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы АН-148 һәлакәткә очраган урында эзләү эшләрен төгәлләгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Министр Владимир Пучков гадәттән тыш хәл зонасыннан көчләрне этаплап чыгара башларга йөкләгән.

Коткаручылар барлыгы 50 гектардан артык җирне тикшергән, һава судносының 4,7 мең чамасы калдыкларын тапкан. Россия судмедэкспертиза үзәгендә һәлак булганнарның җәсәдләре экспертизасы дәвам итә.

11 февральдә Мәскәү-Орск рейсындагы Ан-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан очып китүгә һәлакәткә очрады. Борттагы 65 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы барысы да һәлак булганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10