ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Спорт

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады

18 февраль 2018, 12:44 , Фото: Ильнар Тухбатов

Илшат Фәрдиев Андрей Ларьковны Олимпиадада көмеш медаль алуы белән котлады Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды, диелә котлауда.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев Россия җыелма командасы составындагы Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьковны Пхенчханда көмеш медаль алуы белән котлады.

“Россиянең җыелма командасын һәм бөтен Татарстанны Олимпия уеннарының көмеш медале белән котлыйбыз! Андрей катлаулы һәм җаваплы беренче классик этапны узды һәм икенче этапка тапшырды. Большунов, Червоткин һәм Спицов - 21-22 яшьлек егетләр - Норвегия җыелма командасын гына алга чыгарып, лидерлыкны саклап калдылар.

Бүген бигрәк тә Андрейның туган җире Яшел Үзән халкы куана. Спортчының тренеры О.А Перевозчиковка һәм беренче тренеры В.А Махаловка рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәсе килә. Соңгы ике көндә Татарстан спортчылары Анна Нечаевская һәм Андрей Ларьков атказанган спорт мастерлары булды. Алар озак еллар ихтыяр көче, нык, характер һәм осталык эталоны булып хезмәт итәчәк", - диелгән Фәрдиев котлавында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10