ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Спорт

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды

18 февраль 2018, 12:21 , Фото: Султан Исхаков

Татарстан спортчысы Андрей Ларьков Олимпиадада көмеш медаль алды Спортчы Россия җыелма командасында чаңгы ярышларында икенче булды.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан чаңгычысы Андрей Ларьков Пхенчханда Олимпия уеннарында көмеш медальгә ия булды. Ул Россия ир-атлар командасы составында 4х10 км эстафетада икенче урынны алды.

Россиялеләр Норвегия җыелма командасына 9,4 секундка оттырды. 3 нче урынны, 36,9 секундка оттырып, Франция командасы алды.

Ларьков - Татарстан вәкилләреннән  Олимпиадада медаль алган өченче спортчы булды. Шулай ук фигуралы шуу буенча Евгения Тарасова - көмеш, ә чаңгычы Анна Нечаевская бронза медаль яулады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10