ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Фән һәм мәгариф

Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән

18 февраль 2018, 10:43 , Фото: Михаил Захаров

Бакуда татар теле олимпиадасының төбәк туры Халыкара туган телләр көненә билгеләнгән Олимпиадада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар чакырыла.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 21 февральдә - Халыкара туган телләр көнендә - Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы Даими вәкиллеге бинасында татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының сайлап алу туры узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәрендә белдерелә.

Олимпиадада катнашу өчен 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла.

Үзең белән шәхесне раслый торган таныклык алып килергә кирәк. Сайлап алу туры 15.00 сәгатьтә башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10