ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде
Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә
FISU Рөстәм Миңнехановны Жан Птижан медале белән бүләкләде

Мәдәният

#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды

18 февраль 2018, 10:06 , Фото: Султан Исхаков

#атнабай флешмобына Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды Татарстанның халык артисты Әнгам Атнабаевның "Ромашкалар" шигырен укый.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Ромашкалар" шигырен укый.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

#атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты.

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10