ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады

17 февраль 2018, 17:02 , Фото: Ильнар Тухбатов

Россия кызлары Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатында “бронза” яулады Россия хатын-кызлар җыелма командасы бадминтон буенча ярымфинал матчында Дания командасына 1:3 исәбе белән оттырды.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Бадминтон буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Европа чемпионатында бронзалы призер булды. Бүген Казанда узган ярымфинал матчында Россия спортчылары  Дания командасына 1:3 исәбе белән оттырды.

Әлеге спорт төрендә өченче урын өчен матчлар үткәрелми. Шулай итеп, Россия командасы, Даниягә оттырганнан соң, "бронза" яулады.

Наталья Перминова 1:1 хисабында мәйданга чыкты. Ул беренче геймда оттырды, әмма икенчесен алырга бөтен мөмкинлеге бар иде. Тик аның нервылары чыдамады, ул концентрациясен югалтты. Нәтиҗәдә Дания кызлары бернинди каршылыксыз җиңү яулады һәм үз командаларын Европа чемпионаты финалына чыгарды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10