ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Мәдәният

Казанда бүген “Мирас” татар музыкасы фестивале ачыла

17 февраль 2018, 16:05

Казанда бүген “Мирас” татар музыкасы фестивале ачыла Татарстан Республикасының Симфоник дәүләт оркестры уздыра торган фестивальдә өч концерт булачак.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале ачыла. Фестивальне Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестры уздыра. Арт-директоры- музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев.

Быел фестивальнең беренчесе күренекле дирижер Фуат Мансуровның тууына 90 еллыгына багышлана. Концертның дирижеры - Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский.

Концертта Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин, Резидә Әхиярова әсәрләре яңгыраячак.

Фестиваль концертларының икенчесе - Яруллиннар династиясенә, өченчесе Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның 60 яшьлек юбилеена багышлана. 

"Татар-информ" Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар музыкасы фестивале узачак, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10