ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Җәмгыять

Татарстан шәһәрләрен төзекләндерү өчен бәйгедә катнашучы мәйданнар билгеләнде

17 февраль 2018, 15:57 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан шәһәрләрен төзекләндерү өчен бәйгедә катнашучы мәйданнар билгеләнде      Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган тарихи урыннарны төзекләндерү буенча проектларның федераль бәйгесендә катнашачак торак пунктлар билгеле булды. Татарстан Президенты ярдәмчесе Н.Фишман федераль бәйгедә катнашучылар арасында Чистай һәм Алабуга шәһәрләрен атады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече шәһәрләр һәм кешеләр яши торган  тарихи урыннарда халык саны 100 меңнән артык булмаска тиеш, дип аңлаткан Н. Фишман.

Аның сүзләренчә, проектны тормышка ашыру өчен Россия Хөкүмәте 5 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Проектка шәһәрнең мәдәни һәм тарихи мирасын өйрәнү керергә һәм аны халык хупларга тиеш. Бәйгедә 60 кече шәһәр җиңүче булачак. Аларның егермесе тарихи урын булырга тиеш.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “юл картасын” әзерләү өчен, бәйгене әзерләү һәм уздыру үзенчәлекләре турында муниципаль берләшмә башлыкларына сөйләргә йөкләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10