ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Мәдәният

#атнабай флешмобына Хәлим Җәләй кушылды

17 февраль 2018, 12:32 , Фото: Султан Исхаков

#атнабай флешмобына Хәлим Җәләй кушылды Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй кушылды.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

Исегезгә төшерәбез: #атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10