ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
19 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда төп Сабан туе мәйданына электричкада барып була
Дума милли телләр турында закон проектын беренче укылышта төзәтмәләр белән кабул итте
Казанда Иран – Испания матчы вакытында транспорт хәрәкәтен чиклиләр
Вячеслав Никонов: “Ана теле” предметы мәҗбүри укыту планында кала

Рәсми Татарстан

Әсгать Сәфәров ел йомгаклары буенча Лаеш районы казанышларын әйтте

17 февраль 2018, 10:03 , Фото: laishevo.tatarstan.ru

Әсгать Сәфәров ел йомгаклары буенча Лаеш районы казанышларын әйтте Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе район Советы хисап сессиясендә Лаешның муниципаль берләшмәләр рейтингында бишенче урында булуы өчен мактады.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2017 ел йомгаклары буенча Лаеш районының казанышларын билгеләп үтте. Бу хакта муниципаль берләшмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әсгать Сәфәров район Советының хисап сессиясендә районнның муниципаль берләшмәләр рейтингында бишенче урында булуы өчен мактады. Район исемлектә Казан, Әлмәт, Түбән Кама белән көндәш булган.

“Сезгә киләчәктә дә ирешелгән уңышлар белән тукталмыйча, алга баруыгызны телим”, - дип әйтте Әсгать Сәфәров.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе уңышка ирешкән лаешлыларга бүләкләр тапшырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев республика бәйгесендә иң яхшы Яңа ел чарасын уздырган өчен икенче урынны яулап, дипломга лаек булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10