ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Мстислав Ростропович исемендәге республика конкурсы уза

17 февраль 2018, 10:22 , Фото: Михаил Захаров

Казанда Мстислав Ростропович исемендәге республика конкурсы уза Чара балаларны һәм яшүсмерләрне дөнья музыка сәнгате белән таныштыру, аеруча сәләтле һәм перспективалы башкаручыларны ачыклау максатында үткәрелә.

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"), Казанның 5 нче музыка мәктәбендә Мстислав Ростропович исемендәге кыллы-смычоклы уен кораллары республика конкурсы уза. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге конкурс ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм XX гасырның танылган музыканты, дирижеры һәм педагогы, дөнья башкаручылар культурасы үсешенә зур өлеш керткән Мстислав Ростропович (1927-2007) истәлегенә багышлана.

Чара балаларны һәм яшүсмерләрне дөнья музыка сәнгате белән таныштыру, аеруча сәләтле һәм перспективалы башкаручыларны ачыклау максатында үткәрелә. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Республика мәдәният һәм сәнгать уку йортлары методик үзәге” оешмалары гамәлгә куйган.

Быелгы конкурста Казан, Мәскәү, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Чистай, шулай ук Йошкар-Ола шәһәрләреннән килгән укучылар катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10