ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Әлмәт районында “КАМАЗ” һәм “БМВ” бәрелешкәннән соң төшерелгән видео барлыкка килде

Авыл

Теләчедә хезмәт алдынгылары бүләкләнде

17 февраль 2018, 04:00

Теләчедә хезмәт алдынгылары бүләкләнде “Теләче Агро” җитәкчелеге ел дәвамында яшь бозау үлеме булдырмаган ике терлекчегә бозау биргән.

(Теләче, 17 февраль, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хисап – сайлау җыелышының чираттагысы  “Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил бүлекчәсендә булып узды. Киңәшмәдә Теләче муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов катнашты, диелә район хәбәрендә.

“Теләче Агро” ширкәтенең Муса Җәлил бүлекчәсе җитәкчесе Данис Рахимов әйтүенчә,  3704 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 3293 гектары сөрүлек җирләрен тәшкил итә. Бөртеклеләрнең бер гектарыннан 29 цетнер уңыш алынган, азык культураларыннан 35,1 цетнер. Бүгенгесе көндә бүлекчәдә 1653 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 400 башы савым сыеры.

Хуҗалыкта 8 савымчы хезмәт куя. Бер сыердан уртача 3889 килограмм сөт савып алынган. Дәүләткә барлыгы 13730 цетнер сөт сатылган. Бу алдагы ел белән чагыштырганда, 2710 цетнерга күбрәк. Биредәге җитәкче сөт җитештерүдә кимчелекләр барлыгын таный. Мул сөт алуның төп чыганагы терлекне тиешенчә ашату, тоту шартлары булдыруда дип саный.

Хуҗалыкта яшь терлекләр үлеменә юл куймыйча, югары көнлек үсеш төп мәсьәләрнең берсе булып кала бирә. Бу уңайдан “Теләче Агро” җитәкчелеге ел дәвамында яшь бозау үлеме булдырмаган терлекчегә бозау вәгъдә иткән булган. Әлеге әмәнәтне хисап җыелышы барышында ике терлекчегә тапшырдылар. Кызыксындыру чарасы бик үтемле булган, бу тагын да яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итәр.


Хуҗалыкның баш агрономы Илгиз Дәүләтшин фикеренчә, 2017 ел алар өчен начар ел булмаган. Ул үз чыгышында һәр культура буенча анализ ясады. Вакытын кырда үткәрүче Илгиз абыйны авыл хуҗалыгы машиналарының иске булуы борчый. “Агротехник чараларны тиешенчә башкарган очракта гына, мул уңышка өметләнеп була. 2017 елда күпьеллык үләнне 220 гектарда чәчә алдык. Безнең әле дүрт еллык һәм башка күпьеллык басуларын бозып, яңартасы бар. Ә моның өчен күпьеллык үлән симәнәләре кирәк”,- диде ул.

Җыелыш барышында “Теләче Агро” фирмасы белгечләре үз тармаклары буенча тирәнтен анализ ясады. Анализлардан күренгәнчә, бер сыерга сөт савуны, мөгезле эре терлектән тәүлеклек үсеш алуны нык артырырга кирәк. Шулай ук сөткә сатып алу бәяләренең узган елга караганда 30- 40 процентка кимүе дә чабудан тарта. Бу суммаларга яңа техникалар алу мөмкинлеге булыр иде,дип үз аңлатмасын бирделәр.

Район башлыгы Илдус Зарипов: “Терлекчелек тармагында алынып бетмәгән акчага нәрсә йогынты ясый, ниләр тәкъдим итәсез, планнарыгыз нинди, өйрәнәсезме?,- дип сорау бирде. Чыгыш ясаучылар төгәл җавап кайтармаса да, Теләче Агро ширкәте җитәкчесе бу мәсьәлә буенча төгәл аңлатма бирә алды.

"Хуҗалык белгечләре үз алларына төп бурыч итеп, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлап, язгы кыр эшләрен кыска срокларда башкарып чыгуны максат итеп куя. Биредә үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручы терлекчеләр, игенче –механизаторлар эшли. Алар урынына эшкә киләбез дип ашкынып торучылар юк. Бу инде хезмәткә, түләү тиешенчә югарылыкта булырга тиеш дигән сүз. Эшчеләргә декабрь аена хезмәт хакы бирелә башлаган. Хезмәт хакы буенча бурычларны якын арада бетерүне исәп тота җитәкчелек. “Теләче Агро” ширкәте җитәкчесе Айрат Хәйруллин: “Биредә туфрак бик яхшы, шунлыктан монда уңыш югары булырга тиеш. Таналардан 600 грамм, үгезләрдән тәүлек 800 грамм үсеш алу мөмкинлеге бар. Киләчәккә үз планнарыбыз бар. Басуларны берләштерергә уйлыйбыз. Бу вакытка экономия ясый, юлда йөрүче комбайннарның техника куркынычсызлыгын да тәэмин итә. Һәр нәрсәне исәпләргә, уйларга кирәк. Сезнең безгә ышану, безнең сезгә ышану мөһим. Ун көн саен терлекнең үсешен исәпкә алабыз. Сыер савучылар белән даими контроль савымнар үткәрелә. Кадрлар булса, терлекләрнең баш санын киметмәсәк һәм эшкә җаваплы караганда барысына да бергәләшеп ирешербез”,- диде ул .

Азактан хезмәт алдынгыларына акчалата бүләкләр, быел юбилейларын билгеләп узучыларга истәлек бүләкләр тапшырды, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10