ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Саба гүзәлләре республика конкурсының зона турында җиңде

17 февраль 2018, 01:00 , Фото: Ильмира Галимуллина

Саба гүзәлләре республика конкурсының зона турында җиңде Җиңүчеләр исемлегендә сабалылар Айназ Шәйнурова һәм Әлфия Мөбарәкова да бар иде.

(Саба, 17 февраль,"Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Ильмира Галимуллина). Узган атнада Балтач район мәдәният үзәгендә "Ел хатын-⁠кызы". Ел ир-⁠аты: хатын-⁠кыз карашы» республика конкурсының зона туры узды. Әлеге мәртәбәле чарада 9 районнан – Саба, Биектау, Балтач, Әтнә, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Арча районнары вәкилләре көч сынашты, дип яза җирле басма.

Безнең район данын «Курсабаш» җәмгыяте терлекчесе Айназ Шәйнурова, Саба гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Шамсетдинова, Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатыйхова һәм «Саба дулкыннары» телерадикомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова яклады. Конкурстантлар 9 номинациядә бәйге тотты: “Хатын-⁠кыз – ана”, “Хатын-⁠кыз – мәдәният һәм рухият”, “Язмышым – һөнәрем”, “Хатын-⁠кыз – лидер”, “Хатын-⁠кыз – бизнес-⁠леди”, “Өченче яшь герое”, “Хатын-⁠кыз – ел үрнәге”, “Ир-⁠егет – лидер”, “Изге йөрәкле ир-⁠егет”. Гүзәл затларыбыз үзләрен гаилә учагын саклаучылар гына итеп түгел, ә һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык тармакларында никадәр югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын дәлилләп күрсәтергә тиешләр иде. Җирәбә буенча иң беренче булып чыгыш ясау хокукы безнең сабалыларга бирелде. Аларның һәркайсы көчле, иҗади команда туплап, яхшы әзерлек белән килгән иде.

Айназ Шәйнурова белән сәхнәгә, мәсәлән, бергә эшләүче хезмәттәшләре, тормыш иптәше, каенанасы, берсеннән берсе нәни балалары да күтәрелде. Кечкенә генә миниатюра аша Айназның һөнәри осталыгы, гаиләдәге уңганлыгы, ана, ир хатыны, килен кеше буларак шәхесе ачып бирелде. “Хатын-⁠кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә сәхнәгә күтәрелгән Гөлүсә Фатыйхова тамашчыларны галиҗанәп китап дөньясына алып кереп китте. Авыл китапханәчесенең хезмәтен бер калыпка гына салып карарга ярамый .Кирәк икән ул -⁠ табиб яки ветеринар, бакчачы яки аш-⁠су остасы. Кул астында һәр хезмәт турында кирәкле мәгълүматы бар. Кайвакыт әле яхшы сүз белән дәвалаучы психолог та булырга туры килә. Гөлүсә дә бу игелекле эше турында сәхнә аша уртаклашты, үзе язган шигъри тәлгәшләре белән бүлеште.

”Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбарәкова (“Хатын-⁠кыз – лидер” номинациясе) чыгышында яраткан эшенә 37 ел гомерен багышлаган радиожурналист буларак кына түгел, җәмәгать эше активисты, дистә еллар буе районның мәдәни тормышын җанландыручы шәхес буларак тасвирланды. Тамашачыга ул көнне социализм заманындагы 1 Май парадында “катнашырга” да, Саба Сабантуен, урак вакытында басу-⁠кырларны иңләгән агитбригада чыгышын һәм телерадиокомпаниянең “визит карточкасы”на әверелгән Кабак бәйрәмен карарга да форсат чыкты.

«Хатын-⁠кыз -⁠ ел үрнәге» номинациясендә чыгыш ясаган Лариса Шәмсетдиновага да педагогик эшчәнлегенең бүгенге югарылыкка күтәрелүенә Совет чоры тәрбиясенең йогынтысы зур булган. «Миңа шәхес буларак формалашырга пионерия, соңрак комсомол активисты, студентлык чорында белем алу белән бергә җәмәгать эшенә зур әһәмият бирүем дә ярдәм итте» -⁠ дип уртаклашты Лариса Икрам кызы һәм тамашачыны шул шаулы еллар эченә бөтереп алып кереп китте. Сәхнәгә аны яклап хезмәттәшләре, укучылары, яраткан гаиләсе дә күтәрелде. Сабалылар чыгышы төгәлләнгәндә, тамашачыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев сәламләде, һәр катнашучыга уңышлар, хөкемдарларга гадел бәя бирүләрен теләде.

Ул көнне Балтач мәдәният үзәге кичкә кадәр гөр килеп торды. Һәр район конкурска иң-⁠иң дигәннәрен генә сайлап җибәргән бит. Конкурста катнашучылар һөнәри осталыклары белән бергә оста җырчы, биюче, нәфис сүз башкаручы икәнлекләрен дә күрсәттеләр. Хәтта сәхнәгә ясалма боз урнаштырып фигуралы шуу номеры күрсәтүче дә булды. 9 районнан килгән 32 конкурсантның да чыгышы төгәлләнгәч, мәртәбәле жюри җиңүчеләрне игълан ите. Алар исемлегендә сабалылар Айназ Шәйнурова һәм Әлфия Мөбарәкова исеме дә яңгырады. Бәйгедә катнашкан һәр гүзәл затка чәчәк бәйләмнәре, дипломнар тапшырылды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10