ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Төрки яшьләр фестиваленә Россиядән һәм чит илләрдән 70 вәкил җыелачак

16 февраль 2018, 21:44

Чараның рәсми ачылышы 19 февральдә Татарстан Дәүләт Советында узачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 18-24 февральдә “Идел” яшьләр үзәгендә Төрки яшьләр фестивале узачак, дип хәбәр итә яшьләр үзәге.

Чараның рәсми ачылышы 19 февральдә Татарстан Дәүләт Советында узачак. Фестивальнең максаты - Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче төрки яшьләрнең мәдәни-милли консолидациясе. Анда Россиянең 17 төбәгеннән һәм чит илләрдән 70 вәкил катнашачак.

Фестиваль программасында яшьләр проектлары һәм программаларының презентациясе, очрашулар, экскурсияләр каралган. Быел чарага иҗтимагый оешма җитәкчеләреннән тыш, яшь кинематографлар киләчәк. Катнашучыларның эшләре “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк, кино белгечләре һәм Татарстан режиссерлары белән очрашулар оештырылачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10