ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Сәясәт

Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертелү турындагы мәгълүматка ачыклык кертте

16 февраль 2018, 19:37 , Фото: архив prav.tatarstan.ru

Дәүләт Советы Конституциягә үзгәрешләр кертелү турындагы мәгълүматка ачыклык кертте Парламентта республика законнарының федераль законнарга туры килүе буенча даими мониторинг һәм закон базасына анализ ясала.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чараларында республика Конституциясен федераль законга туры китерү турындагы мәгълүматны шәрехләде.

“Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Дәүләт Советында республика Конституциясен Федераль законга туры китерү буенча эш баруы турында хәбәрләр барлыкка килде. Кайбер материаллардагы фактлар ачыклык кертүне таләп итә”, - диелгән республика парламенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чыннан да, Дәүләт Советында Татарстанның закон базасының даими мониторинг һәм республика законнарының федераль законнарга туры килүенә анализ ясала.

“Татарстанның хокукый базасын камилләштерү буенча барлык эш парламент тарафыннан  хокукларны кулланучылар һәм эксперт бергәлеге белән тыгыз элемтәдә эш алып барыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10