ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Татар дөньясы

“Татар Кызы 2018” бәйгесендә Ульяновскидан Илнара Фәтхуллова да катнаша

16 февраль 2018, 19:06 , Фото: соцсети

“Татар Кызы 2018” бәйгесендә Ульяновскидан Илнара Фәтхуллова да катнаша “Бар белемемне һәм уңай энергиямне балаларга бирәм”, - ди “Татар Кызы 2018” бәйгесендә катнашучы Илнара Фәтхуллова.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ульяновск дәүләт педагогик университетының 20 яшьлек студенты Илнара Фәтхуллова “Татар Кызы 2018” конкурсының җирле этабында катнаша, дип хәбәр итә “Первый ульяновский портал”. Ул бүген Илнара белән интервью урнаштырды.

“Мин баллы ризыклар, аеруча татар ашларын пешерү белән мавыгам. Һәм конкурсның кулинар этабында татар халкының баллы ризыкларын әзерләп, гаҗәпләндерергә әзерләнәм”, - дип сөйләгән интервьюда Илнара Фәтхуллова.

Илнара “Кванториум” шәхси мәктәбендә биология укыта. “Бар белемемне һәм уңай энергиямне балаларга бирәм”, - ди “Татар Кызы 2018” бәйгесендә катнашучы.

Хәзерге вакытта Ульяновскида “Татар Кызы 2018” конкурсына кастинг бара. Конкурста катнашырга теләүчеләр 8 (9510) 96-16-79, 8 (902) 357-01-12 номерларына шалтыратып, кастингка языла ала, дип хәбәр итә оештыручылар.

“Татар кызы – 2018” бәйгесенә әзерлек Россиянең һәр регионында һәм чит илләрдә бара. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә куелган бу бәйге өч этаптан тора. Хәзерге вакытта сайлап алу турлары һәм җирле этаплары уза. Һәр регионнан җиңүче кыз “Татар-кызы” бәйгесендә үз регионын тәкъдим итәчәк. Бәйгенең төп этабы быел Казанда узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10