ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Уфада легендар биюче Рудольф Нуриевның 80 еллыгын билгеләп үтәләр

16 февраль 2018, 18:11

Чара кысаларында “ХХ гасыр бию остасына багышланган” фотографияләр күргәзмәсе ачылачак.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). Уфада легендар биюче Рудольф Нуриевның 80 еллыгын билгеләп үтәләр. 15-17 мартта юбилей чараларын Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллияте үткәрә. Чаралар булачак артист укыган урта мәктәп бинасында узачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тантаналы чарага Рудольф Нуриевның С.М.Киров исемендәге опера һәм балет театрында (Мариинский театр, Санкт-Петербург) эшләгән еллардагы якын дусты Тамара Закржевская чакырылган. 

Чара кысаларында “ХХ гасыр бию остасына багышланган” фотографияләр күргәзмәсе ачылачак, мактаулы кунаклар һәм көллияттә укыган танылган шәхесләр белән очрашулар узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10