ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

"Татар-информ"да төрки телләр белеменә багышланган фәнни чаралар турында сөйләячәкләр

16 февраль 2018, 17:10

Матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). 19 февраль 15 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе (КФУ) вәкилләре төрки телләр өйрәнүгә багышланган чаралар турында сөйләячәкләр.

Матбугат конференциясендә профессор, Казан (Идел буе) федераль университеты Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доцентлары Эльвира Денмөхәммәтова һәм Раушания Нурмөхәммәтова катнаша.

Очрашуда сүз “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән IX Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм “Телләргә өйрәтү методикасын каммилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” халыкара фәнни методик семинар хакында барачак.

Аккредитация өчен электрон почта pr@tatar-inform.ru.

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясенең онлайн трансляциясе оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10