ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Президентын сайлауда катнашачак җиде йөздән артык күзәтүче өчен Казанда укулар узды

16 февраль 2018, 16:42 , Фото: Султан Исхаков

Россия Президентын сайлауда катнашачак җиде йөздән артык күзәтүче өчен Казанда укулар узды Февраль ахырында күзәтүчеләрне укыту өчен Татарстан районнарына чыгу планлаштырыла.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстан буенча күзәтүчеләр корпусы бүлеге 2487 кешедән гариза алды. Аларның 700 дән артыгы әзерлек узды. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә “Гадел сайлаулар өчен” Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе, Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлеге башкарма комитеты рәисе Илнар Гыйрфанов хәбәр итте.

Казанда укулар вакытында күзәтүчеләр лекцияләр курсын һәм практик семинарлар узды, дип сөйләде спикер.

“26 февральдән республика районнарына күзәтүчеләрне укыту өчен барырга планлаштырабыз. Укулар 13 мартка кадәр 44 районда узачак, - диде Илнар Гыйрфанов. - 4 мобиль төркем әзерләнгән, анда икешәр лектор керә”.

Аның сүзләренчә, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре өчен аерым укулар үткәреләчәк.

“Без күпфункцияле үзәкләр эшләрен бәяләдек. Шулай ук сайлау участоклары әзерлеген, барысы да закон кысаларында булу-булмавын тикшерәбез. Республикада иҗтимагый-сәяси вазгыятькә мониторинг ясыйбыз, закон кысаларында булу-булмавын карыйбыз”, - диде Гыйрфанов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10