ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Җәмгыять

Мөслимнең Усы һәм Метрәй авылларында мөһим проблемаларны хәл итү турында сөйләштеләр

16 февраль 2018, 23:00

Мөслимнең Усы һәм Метрәй авылларында мөһим проблемаларны хәл итү турында сөйләштеләр Җыенда катнашкан Яңа Усы халкы авыл җирлеге эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.

(Мөслим, 16 февраль, "Татар-информ", "Авыл утлары, "Фәридә Гайнетдинова.).   Мөслимнең Усы һәм Метрәй авылларында халык җыеннары узды, дип яза район газетасы.

Яңа Усы авыл җирлеге өчен узган ел олы төзелеш елы булды. Берничә ел дәвамында халыкта ризасызлык тудырган җимерелү дәрәҗәсенә җиткән күпер урынына өр-яңа күпер салынды. Моның өчен республика хөкүмәте 44 млн сумлык финанс ярдәме күрсәтте.

Җыенда катнашкан Яңа Усы халкы авыл җирлеге эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Чыннан да бүген инде усылыларны юл, ут һәм су мәсьәләләре борчымый. Авылдашлары Валерий Кондратьевның башлангычы һәм ярдәме, җирлек халкының бердәмлеге һәм иганәчеләр булышлыгы белән Яңа Усы авылында чиркәү төзелеп килә.
–Соңгы елларда башкарылган эшләр барыбызның да күз алдында. Әле генә күпер төзелеше тәмамланган иде, бүген инде мәктәп бинасында ремонт эшләре башланды. Бу эшләргә куанмыйча мөмкин түгел, – диде авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Гөлсинә Пискунова.

Җирлек башлыгы Вәсилә Игошева халыктан җыелучы үзара салым акчасының җирлекләр өчен файдалы, кирәкле булуын ассызыклады.Быел башкарасы эшләргә тукталып, зират юлына ремонт кирәклеген әйтте.Экологик хәлне тагын да яхшырту максатында авылдашларына капка төпләренә агач утыртырга тәкъдим итте. Авылга керүче юл буйларына чүп ташлаучыларны тәнкыйтьләде.

Район башлыгы Рамил Муллин җирлектә халык санының кимүенә борчылуын белдерде. Шуңа күрә яшьләрне авылда калдырырлык шартлар тудыру кирәклеген, бу мәсьәләгә әти-әниләрнең дә йөз белән борылырга тиешлеген искәртте.

Метрәй авыл җирлеге башлыгы Рунар Сәхбетдинов җирлек тормышы белән таныштырды, башкарылган эшләрне анализлады. Иҗтимагый совет рәисе Мирзанур ага Галимов та җирлектәге уңай үзгәрешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

– Бүген авылда күпләп мал асрап та матур яшәп булуын метрәйлеләр мисалында ачык күрергә мөмкин. Җирлегебездә генә дә дистәгә якын фермерның эшләве, үз бизнесын башларга теләүчеләргә мөмкинлекләр булуынкүрсәтә. Шунысы кызганыч: без Метрәйдә эре фермер яисә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче үстерә алмаганбыз.
Аксакал шулай ук өмәләрдә яшьләрнең бик аз катнашуына борчылуын белдерде. Авыл музеен ясауда һәркемне актив катнашырга чакырды.

Район башлыгы Метрәйнең авыл җирлекләре арасында үткәрелүче рейтингта икенче урында баруын билгеләп үтте. Җирлектәге фермерлыкның үсешен уңай бәяләде. Шул ук вакытта җитештерү күләмен арттырып кына калмыйча, продукциянең төрләрен күбәйтү буенча да эшләргә кирәклегенә басым ясады.

Метрәйнең районга якын булуымы, әллә инде тормыш итү өчен уңай шартлар булгачмы – авыл күпләрне үзенә тарта башлады. Соңгы елларда Метрәйгә чит җирләрдән кайтып төпләнүчеләр бик күп. Шуңа да карамастан, әле бүген дә авылда 20ләп буш ихата бар икән. Аларны тәртипкә китерү мәсьәләсе дә борчый җирлек халкын.

Тормыш дәвам итә. Яңа көн белән бергә яңа бурычлар, хәл итәсе яңа проблемалар туа. Аларны хәл итүдә халык үзе дә активрак булсын иде, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10