ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон соңгы укылышта кабул ителде

16 февраль 2018, 11:32

Хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турындагы закон соңгы укылышта кабул ителде Закон 2018 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 2018 елның 1 маеннан Россиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумына кадәр арттырылачак. Дәүләт Думасы шул хактагы законны соңгы укылышта кабул итте, дип хәбәр итә «Газета. Ру».

Закон проекты 3 миллионга якын кешегә кагылырга мөмкин, дип белдерде хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. Бүгенге көндә нәкъ менә шул сандагы россиялеләр яшәү минимумыннан да азрак акча ала, дип искәртте ул.

Закон кысаларында федераль бюджет хезмәткәрләренә – 7,5 миллиард, төбәкләрдәге бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә 32 миллиард сум акча бүленәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10