ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Хәвеф-хәтәр

Ан-148 пилотларының һәлакәткә юлыгыр алдыннан нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды

16 февраль 2018, 10:37

Ан-148 пилотларының һәлакәткә юлыгыр алдыннан нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды Пилотлар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып, проблеманы хәл итәргә омтылган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ан-148 очкычы пилотларының нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һавага күтәрелгәннән соң пилотлар дисплейларда тизлек күрсәткечләрендәге аермага тап булган. Алар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып проблеманы хәл итәргә омтылган.

Шунысы да билгеле: пилотлар төзексезлекнең сәбәбен аңламаганлыктан, катлаулы вазгыятьтән чыгу юлын таба алмаган.

Исегезгә төшерәбез: 11 февральдә Ан-148 очкычы  «Домодедово» аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк һәлакәткә юлыга. Салондагы 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10