ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Азнакайның «Калинушка» халык ансамбле лауреат булды

16 февраль 2018, 09:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның «Калинушка» халык ансамбле лауреат булды Быел Мәдәният йортының җыр һәм бию ансамбле оешуга 20 ел тула.

(Азнакай, 16 февраль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Азнакай Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Тәзкирә Хөсәенова җитәкчелегендәге «Калинушка» халык ансамбле Казанда узган А.В.Котков исемендәге XXVI ачык рус хор музыкасы фестивалендә лауреат исемен яулады, дип хәбәр итә район газетасы.

– Әлеге фестивальдә иң яхшы коллективлар чыгыш ясый. Өченче елыбызны катнашабыз һәм һәрчак лауреат булып кайтабыз. Безне монда көтеп алалар һәм яраталар, – ди Тәскирә Хөсәенова.

Быел Мәдәният йортының җыр һәм бию ансамбле оешуга 20 ел тула. Аның составында “Калинушка”ның өлкән хор төркеме дә бар. Әлеге уңайдан 12 апрельдә Мәдәният йортында юбилей концерты узачак, ә 15 апрельдә ансамбль Алабуга шәһәренә хорлар фестиваленә юл тота. Биредә дә аларны яхшы беләләр. “Калинушка” төбәк рус җәмгыяте составында, җәмгыятьнең исеме дә ансамбль белән аваздаш.

Коллектив – райондагы һәр мәдәни чараның күркәм бизәге. Менә 17 февральдә дә ул азнакайлыларны Мәдәният йорты мәйданында узачак Май чабу (Масленица) бәйрәменә чакыра, диелә район газетасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10