ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Казанда Илһам Шакировның туган көн концерты бара

15 февраль 2018, 19:27 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда Илһам Шакировның туган көн концерты бара Илһам Шакиров үзе концертта катнашмый.

(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Илһам Шакиров исеме моң төшенчәсе белән аерылгысыз. Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов бөек татар артисты Илһам Шакировның туган көненә багышланган традицион концертның нигезендә шушы фикер ятуын әйтә.

Концерт посвященный Ильхаму Шакирову

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хәзерге вакытта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакировның туган көн концерты бара. Бөек җырчыга 83 яшь тулган көндә уза торган концерт «Кара урман аша...» дип атала һәм Илһам аганың архивларда сакланган аудио- һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт борынгы архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры язмасы белән башланып китте. Архив язмасын Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак шул язманы галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.

"Без бу концертка ике ай дәвамында әзерләндек. Илһам абый турындагы барлык китапларны укып чыктым. Аның беренчесен тарихчы, археолог Равил Фәхретдинов язган булган. Ул китап "Җырчы" дип атала", - дип сөйләде концерт башланыр алдыннан әлеге концертның режиссеры һәм алып баручысы Айдар Фәйзрахманов.

Концерт посвященный Ильхаму Шакирову

Ул 80 яшь узганнан соң шәхеснең һәр туган көнен юбилейга тиң, дип саный һәм бүгенге концертны Илһам Шакировның 83 яшьлек юбилее дип атарга мөмкинлеген әйтә.

Айдар Фәйзрахманов Илһам Шакировның туган көн концертын Филармониядә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле үткәрә торган "Олы юл әйтте..." сериясендәге концертларның чираттагысы булуын ассызыклады.

Концерт посвященный Ильхаму Шакирову

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый, дип хәбәр итә оештыручылар.

Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге "Мирас" инструменталь ансамбле башкара.

Концерт посвященный Ильхаму Шакирову

Концерт залындагы тамашачы арасында халык шагыйре һәм Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан мәдәният миинистры Айрат Сибагатуллин, Әлфия Авзалованың кызлары, язучылар да бар. Илһам Шакиров үзе концертта катнашмый.

Искәртеп үтәбез, мондый концертларны Татар дәүләт филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра. Быелгысын "Татар-информ"аша онлайн карарга да мөмкин.

Онлайн карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/164/.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10