ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанбаш мәктәбен продуктлар белән тәэмин итүче оешма директоры тоткарланды

14 февраль 2018, 20:42 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Казанбаш мәктәбен продуктлар белән тәэмин итүче оешма директоры тоткарланды “Айракс” сәүдә йортының 59 яшьлек җитәкчесе балалар агулануда гаебен һәм җинаятьтә катнашы булуын танымый.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда күпләп балалар агуланган Казанбаш мәктәбен продуктлар белән тәэмин итүче оешманың директоры тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Элек “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 11 февральдә Татарстанның Арча районында Казанбаш мәктәбендә гадәттән тыш хәл булды. 39 укучы һәм ике өлкән кеше агулану билгеләре белән республика инфекцион хастаханәсенә китерелгән. 13 февральдә Казанбаш директоры, 40 яшьлек Айдар Сафиуллин тоткарланды. Алданрак ул гаебен тануын һәм укучыларның туклануын оештырудагы барлык хилафлыклар турында язган иде.

Массакүләм агулану факты буенча “Санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу” һәм “Куркынычсызлык таләпләренә җаавап бирми торган хезмәт күрсәтү” маддәләре буенча җинаять эше кузгатыды.

“Айракс” сәүдә йортының 59 яшьлек җитәкчесе гаебен һәм җинаятьтә катнашы булуын танымый.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

"Татар-информ" Арчада балаларның агулануын ата-аналарына кизү дип аңлатканнар, дип язган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10