ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды

14 февраль 2018, 11:57 , Фото: tatar-congress.org

Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды  Милләтне саклауны үзебездән башларга тиешбез, дип белдерде очрашуда В.Шәйхразиев.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Чиләбе шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараның тантаналы өлешендә Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару Җыены рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары Ассамблеясы җитәкчесе А.Л.Журавлев сәламләде.

Алга таба Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул әлеге очрашуларның Бөтендөнья татар конгрессы үсеше стартегиясен камилләштерү, татар халкының этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм милли үзенчәлеген саклап калуда дәүләт һәм иҗтимагый структураларның партнерлык хезмәттәшлеген ныгыту максатында уздырылуын билгеләп үтте.

“Кичә Новосибирскида Себер төбәген, бүген монда Урал төбәгендәге җитәкчеләрне җыйдык. Алдагы очрашу Хабаровскида, — дип белдерде В.Шәйхразиев. — Үзебезнең позицияләребезне югалтмас өчен барыбыз да бергә кулга-кул тотынып эшләргә тиешбез. Без Рәсәйдә халык саны ягыннан 2 нче урында. Милләтне саклауны үзебездән башларга тиешбез. Без бер-беребезгә таянып алга барырга тиешбез”.

Очрашу ахырында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Урал федераль округындагы татар иҗтимагый оешмаларының актив җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашуда Курган, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, ХМАО-Югра автоном округы вәкилләре катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10