ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев Идел буе агросәнәгать форумы күргәзмәсе белән танышты

14 февраль 2018, 10:20 , Фото: Рамиль Гали

Р.Миңнеханов һәм М.Шәймиев Идел буе агросәнәгать форумы күргәзмәсе белән танышты Алар Татарстан җитештерүчеләренең продукциясенә лаеклы бәя бирде.

(Казан, 14 февраль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт киңәшчесе  "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр мәйданчыгында ачылган Идел буе агросәнәгать форумы күргәзмәсе белән танышты. Алар аеруча дикъкать белән "Росагролизинг", "Сервис-агро" ҖЧҖ,  Казан сөт комбинаты, ТР кооператорлары мәйданчыгы,  "Татспиртпром", "Пестречинский", "Майский" комбинатлары күргәзмәсен карады.

Президентка Казан сөт комбинатының үсеш перспективалары турында сөйләделәр. Киләчәккә планнар арасында балалар өчен махсус чыгарылып, капларга тутырылган сөт белән мәктәпләрне тәэмин итү дә каралган. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Татспиртром" җәмгыяте продукциясе белән дә танышты. Оешма җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов май аеннан сатуга чыгарылачак яңа төр сыра турында сөйләде. Бүгенге ярминкәдә катнашучылар яңа төр сыраны да күрде.

Алдарак "Татар-информ" бүген Казанда Идел буе агросәнәгать форумы ачылуы турында язган иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10