ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Җәмгыять

Казанда Муса Җәлил шигырьләрен укучыларны бүләкләячәкләр

13 февраль 2018, 20:11

Казанда Муса Җәлил шигырьләрен укучыларны бүләкләячәкләр  Бәйгедә катнашучыларны #җәлил2018, #җәлил112 һәм #мант хэштегы буенча карап була.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Милли музеенда 15 февраль көнне Муса Җәлилнең 112 еллыгы уңаеннан герой шагыйрьнең шигырьләрен укучыларны бүләкләячәкләр. Бу хакта Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы матбугат хезмәте җиткерә.

Билгеле булганча, Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы традиция буенча социаль челтәрләрдә Муса Җәлил шигырьләрен укучылар бәйгесен башлап җибәрде. Бәйгедә катнашучыларны #җәлил2018, #җәлил112 һәм #мант хэштегы буенча карап була.

Бәйгедә җиңүчеләрне Милли музейда “Моабит дәфтәрләренең” төп нөсхәсен алып чыккан көнне тыңларга була.

Шул ук көнне 11 сәгать 30 минутта 1 Май мәйданында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу булачак. Аннан соң музейда тантаналы төстә “Моабит дәфтәрләренең” төп нөсхәсен алып чыгу чарасы узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10