ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды

13 февраль 2018, 18:20 , Фото: архив/Михаил Захаров

Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды          Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Ан-148 самолеты тулы басым приемниклары бозланып, пилот индикаторларында очыш тизлеге турында мәгълүматларны дөрес бирмәү аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. Бу хакта РИА “Новости” самолетның үзязгычы параметрик мәгълүматларын укыган Дәүләтара авиация комитеты анализына сылтама белән хәбәр итә.

Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң 1,3 мең метр биеклектә төзексезлек барлыгы ачыкланган. Индикаторда тизлек сәгатенә 465 — 470 чакрым күрсәткән.

Мәскәү- Орск маршруты буенча очучы Ан-148 самолеты 11 февральдә Мәскәү янында һәлакәткә тарыды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10