ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Мәдәният

Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар музыкасы фестивале узачак

13 февраль 2018, 17:44 , Фото: tatarstan.ru

Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар музыкасы фестивале узачак "Мирас" фестивале Фуат Мансуровка, Яруллинар династиясенә һәм Рәшит Кәлимуллинга багышлана.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 17, 21 һәм 24 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге III “Мирас” татар академик музыкасы фестивале концертлары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестивальне 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский оештырган иде. Арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.

Фестивальнең беренче концерты Фоат Мансуровның туган көненә 90 ел тулуга багышлана. Ул көнне аның әсәрләре – “Сабан туе” 2нче симфониясе, “Нжери” балетыннан сюита, шулай ук төрле елларда сәхнәгә куелган татар балетлары музыкасы яңгыраячак.

21 февраль көнне узачак икенче фестиваль киче Ярулиннар музыкаль династасиясенә багышлана.

24 февраль көнне фестиваль Россия һәм Татарстанның халык артисты, Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлиммуллинга 60 яшь тулуга багышланган концерт белән тәмамланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10