ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

“Метроэлектротранс” башлыгы: “Без метроны кассирлардан бушатырга тиеш”

13 февраль 2018, 16:07 , Фото: Султан Исхаков

“Метроэлектротранс” башлыгы: “Без метроны кассирлардан бушатырга тиеш” 2017 елда Казан метрополитенында түләү өчен 61 терминал урнаштырылган.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Метрода кассирлар аша түләүне бетерергә һәм бу эшне автоматлаштырырга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятие генераль директоры Әсфән Галявов җиткерде.

“Узган ел без транспортта йөрү билетлары сату һәм тулыландыру буенча 61 аппарат булдырдык”,- дип әйтте спикер. “Кассирлар булырга тиеш түгел, без аннан котылырга һәм безнең хезмәткәрләр акчага мөмкин кадәр азрак кагылырга тиеш. Бар нәрсә дә автоматлаштырылган булуы кирәк. Әлеге автоматларда банк картасы белән дә, акчалата да, транспорт картасын тулыландырып та түләргә мөмкин булсын”,– дип билгеләп үтте “Метроэлектротранс” генераль директоры.

Хәзерге вакытта кешеләргә яңа техника белән эшләүдә ярдәм итү өчен аппаратларда берәр генә кассир калды, дип искәртте Галявов. “Минем максат - бар кешеләрне дә картага күчерү, алар юл йөрү, транспорт, банк карталары белән түли алсыннар”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10