ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Авыл

Марат Әхмәтов авылда терлек асраучы кешегә ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте

13 февраль 2018, 12:23

Марат Әхмәтов авылда терлек асраучы кешегә ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтте “Яшәү чыганагы кирәк икән, авылда иң җайлы ысул – мал тоту”, - диде ул.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авылда терлек асрау – шөгыль ягыннан да, керем ягыннан да беренче урында дип саный. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Авылда эш юк, дигән сүзгә мин күңелем белән риза түгел. Авылда терлек асрап, яшәп була, әлегә. Дөрес, ул бик гади, бәлки соры хезмәттер. Ниндидер романтикасы да юктыр, тирән канәгатьләнү дә бирмидер, бәлки. Әмма сиңа яшәү өчен чыганак кирәк икән, керем булдыру өчен, шөгыль ягыннан караганда, иң җайлы ысул – мал тоту. Мөмкин авылда төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнергә дә, төрле хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә, сәнәгать материаллары җитештерү белән дә эшләргә була”, – диде министр.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы министры буларак, авыл кешесенә күрсәтә торган ярдәмнәрне дә кабатлап узды.

“Без фермерлык хәрәкәтен башлап җибәрү, гаилә фермалары программасы, микрофермалар программасы бар дип әйттек. Инде терлек алам дисең икән, ул терлегеңә тоткан чыгымнарга субсидия бирелә. Бу - терлеккә хезмәт күрсәтә торган чыгымнарны каплау өчен ярдәм итү. Шушы максатта әз генә киңәергә теләгән хуҗалык бар икән, җитәкләп шушы ярдәмне күрсәтәбез. Аңа беренчел башлангыч капитал белән булышырга без әзер”, – диде Марат Әхмәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10