ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясенең яңа оештыручысы турындагы мәсьәлә мартта хәл ителәчәк

13 февраль 2018, 13:33 , Фото: Рамиль Гали

Болгар ислам академиясенең яңа оештыручысы турындагы мәсьәлә мартта хәл ителәчәк Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советы Болгар ислам академиясенең бишенче оештыручысы булырга мөмкин.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Рөстәм Килсинбаев). Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советын Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар составына кертү турындагы мәсьәлә март аенда хәл ителергә тиеш. Дини уку йорты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Россия Президентының Россия мөфтиләре һәм Болгар ислам академиясе җитәкчелеге белән гыйнвар ахырында Казанда узган очрашуында Төньяк Кавказ мөселманнары Координация советы рәисе Исмаил Бердиев оешманы дини уку йортын оештыручылар составына кертергә тәкъдим иткән иде.

Бүген академияне гамәлгә куючылар составына Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте (Мәскәү), Үзәк Диния нәзарәте (Уфа), Рәфыйк Мөхәммәтшин рәислегендәге Ислам мәгарифе буенча совет һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте (Казан) керә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10