ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган

12 февраль 2018, 13:40 , Фото: архив/Султан Исхаков

2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган Татарстан башкаласында соңгы берничә ел дәвамында шундый тенденция саклана.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2017 ел нәтиҗәләре буенча, Казанда малайлар кызларга караганда күбрәк туган. Татарстан башкаласында соңгы берничә ел дәвамында шундый тенденция саклана. Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина Казан шәһәре Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аерым алганда, 2017 елда Казанда 11,2 мең малай һәм 10,7 мең кыз дөньяга килгән.

«2016 елдагы кебек үк, Казанда дөньяга аваз салган малайлар кызларга караганда берникадәр күбрәк. 2017 елда 283 гаиләдә – игезәкләр, 10 гаиләдә өч игезәк туган», - дип хәбәр итте Римма Миңнуллина. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10