ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган

12 февраль 2018, 10:06 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Мәскәү янында Һәлакәткә юлыккан самолетта Казан кешесе дә булган Кичә 71 кеше утырган самолет «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыкты.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вакыйга белән таныш булган чыганак.

«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Мәскәү өлкәсендә пассажир самолеты һәлакәте турында хәбәр иткән иде. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10