ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтачлылар чаңгы ярышларына чыкты

11 февраль 2018, 19:00 , Фото: baltaci.ru/

Балтачлылар чаңгы ярышларына чыкты Елдан-ел катнашучылар саны арту да, Балтачта сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күбәюен генә дәлилли.

(Балтач, 11 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт", Зәлия Фәйзрахманова). Бу ялларда “Сабантуй” паркы янындагы чаңгы трассасы әлеге спорт төрен үз итүчеләрдән тынып тормады. Кичә ул мәктәп укучыларын һәм Рәлиф Әскаров призына көрәшүчеләрне кабул итсә, бүген биредә «Татарстан чаңгы юллары - 2018» ярышлары үткәрелде, дип яза җирле басма.

Әлеге ярышларны балтачлылар күптән үз итәргә өлгерде. Старт бирелгәнче гәүдәләрне җылытып җибәрергә эшләнә торган зарядка, эштән бушап рәхәтләнеп бер-берең белән аралашу, матур паркларда җанга рәхәтлек алып чаңгыда җилдерү – болар бар да бүген балтачлыларны бердәм итте. Елдан-ел катнашучылар саны арту да, Балтачта сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларның күбәюен генә дәлилли. “Россия чаңгы юллары – 2018” акциясенә генә дә 5701 кеше катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10