ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды

11 февраль 2018, 11:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең "Төзүчеләр" стадионы мәйданчыгында булачак.

(Казан, 11 февраль, "Татар-информ", "Якты юл"). Кичә, 10 февральдән, Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Бу турыда Тукай районы сайты хәбәр итә.

Ярминкәләр 31 мартка кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Төзүчеләр» стадионы мәйданчыгында (Габдулла Тукай Яр буе) булачак.

Агрофирма, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар биредә үз продукцияләрен тәкъдим итә ала.

Ярминкәдә катнашучылардан бары тик сатып алучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны, ветеринария, санитар-эпидемиологик һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нормаларын үтәү сорала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10