ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтачның мөмкинлекләре чикле спортчылары җыенда катнашты

11 февраль 2018, 05:00 , Фото: baltaci.ru

Балтачның мөмкинлекләре чикле спортчылары җыенда катнашты Арча районында үткән бу чарада алар яңа спорт төрләре, уеннары белән танышкан.

 (Балтач, 11 февраль, “Татар-информ”, “Хезмәт”, Ясминә Шәмсетдинова). Күптән түгел Балтач районының мөмкинлекләре чикле спортчылары Арча районында үткән спорт җыенында катнашты. Биредә алар яңа спорт төрләре, уеннары белән танышкан, дип яза җирле басма.

“Елдан-ел яңа спорт уеннары барлыкка килә. Һәм кешеләр бигрәк тә чит илләрдән “кайткан” әлеге уеннар белән нык кызыксына. Кайберләре буенча инде республикада ярышлар да уза башлаган. Корнхол, Шаффлборд, Новус, Кульбуто, Жакколо дип аталган уеннар барсы да өстәлдә көйләнгән. Читтән караганда, һәрберсе гади уеннар кебек. Ә инде уйный башлагач, монда дөрес итеп уенның тәртипләрен белеп, кулның җитез осталыгы кирәклеге сизелә. Без, спортчылар, һәр уен белән танышып, уйнап чыктык. Кемгәдер Новус һәм Корнхол ошаса, ә миңа Шаффлборд дигәне ошады”, – ди әлеге җыенда катнашкан Кариле кызы Чулпан Габделганиева.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10