ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Саба районы Иске Икшермә авылы кызы Гран-прига ия булды

11 февраль 2018, 08:00

Саба районы Иске Икшермә авылы кызы Гран-прига ия булды Казанда Ел студенты – 2017» республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

(Саба,  11 февраль, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Шушы көннәрдә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Ел студенты – 2017» республика премиясе лауреатларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Иң куанычлысы шул – студентлар арасындагы иң мәртәбәле бүләк -⁠ Гран прига Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты, Иске Икшермә авылы кызы Диләрә Бәширова лаек булды, дип яза район газетасы.

«Минем өчен бик көтелгән җиңү булды. Узган ел әлеге бәйгедә катнашып, җиңү насыйп булмаган иде. Ә быел мин үземә максат куйдым һәм ирештем. Бәйге шарты буенча иң элек портфолия әзерләп тапшырдым. Анда спорт казанышлары, җәмәгать эшләрендәге активлык, иҗадый хезмәтләр, кыскасы, үзеңне бар яктан таныту таләп ителгән иде. Гран-⁠прига дәгъва кылучылар 30 дан артык булып, 11е төп этапка, бишесе финалга узды. Минем барыннан да бигрәк, үземне сынап карыйсым килде. Теләгемә ирештем, мин бик шат», -⁠ ди ихластан Диләрә.

Диләрә Бәширова бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе аспирантурасында 1 курста укый. Россия Президенты һәм Казан шәһәре башлыгы гранты стипендиаты булуы да белемгә омтылышын никадәр көчле булуы турында сөйли. Иң яраткан спорт төрләреннән берсе – өстәл теннисы. Кечкенәдән әлеге спортка гашыйк кыз өстәл теннисы буенча спорт мастерлыгына кандидат, студентлар арасында ике тапкыр Татарстан чемпионы булуга ирешкән. «Мин бу уңышларым өчен Саба спорт мәктәбе тренеры Фарход Исмаиловка рәхмәтлемен. Бүген дә туган авылыма кайткан саен тренировкаларны калдырмыйм. Фарход Усманович тәрбиясе – иң уңышлы һәм нәтиҗәле мәктәп. Шулай ук миңа бөтен мөмкинлекне биргән әти-⁠әниемә, укытучыларыма, минем өчен җан аткан һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм. Мондый зур бәйгеләрдә якыннарыңның ышанычы, терәк булуы җиңүгә зур көч өсти», -⁠ ди Диләрә.

Әлбәттә, баласының уңышы өчен әти-⁠әнидән дә ныграк куанган кеше юк. «Кызыбыз белән бик горурланабыз, уңышларына куанабыз», -⁠ ди әнисе Алсу ханым. – Кечкенәдән спортны яратты, яхшы укыды, һәркайда актив булды, һөнәрен күңеле кушуы буенча сайлады. Уңышлар гына телибез», – ди әни кеше. Диләрәгә җиңүләренең дәвамлы булуын, аның уңышлары белән горурланып яшәргә язсын дип кенә телисе килә, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10