ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Саба районы Олы Кибәче авыл җирлегендә халык җыены узды

11 февраль 2018, 00:00 , Фото: Фәридә Вилданова

Саба районы Олы Кибәче авыл җирлегендә халык җыены узды Җитәкчелек халыкны борчыган сорауларга җавап бирде.

 (Саба, 11 февраль, "Татар-⁠информ", "Саба таңнары", Фәридә Вилданова). Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. Халык белән очрашуларда торак пунктларда хәл итәсе мөһим мәсьәләләр күтәрелә. Олы Кибәче авыл җирлегендә узган җыенга граҗданнар елдагыча, бердәм, актив рәвештә җыйналган иде, дип яза җирле басма.

Иң элек җирлек башлыгы Айрат Сафин Советның 2017 елдагы эшчәнлеген анализлады. Чыгыштан күренгәнчә, узган ел җирлектә 10 бала туган, 13 кеше вафат булган, демографик вәзгыять тә әлеге саннар чагылыш тапмый калмый. Белгәнебезчә, шәхси эшмәкәрләр саны буенча әлеге җирлек иң эреләрдән санала. Биредә төрле тармакларда үз эшен җәелдергән 26 шәхси эшмәкәр исәпләнә. Айрат Сафин ЛПХ кредиты алу буенча узган ел 7 кеше мөрәҗәгать итеп, барлыгы 2100000 сум кредит алынуын да җиткерде. Соңгы елларда авыл халкын борчыган иң көнүзәк мәсьәләләрне тормышка ашырырга үзара салым акчасы зур ярдәмгә килә. Олы Кибәче авыл җирлегендә дә халыктан җыйналган акчага башкарылган эшләр күз алдында. 2017 елда Олы Кибәче авыл җирлеге буенча 225300 сум үзара салым акчасы җыйналган. Ул Төбәк авылында зират коймасын кору, 3 урында янгын гидранты урнаштыру, Кече Кибәче авылында ике урамны тоташтыру һәм Олы Кибәченең Карл Маркс урамында таш юл салу, зират коймасын төзекләндерү өчен өчен тотылган. 2018 елга билгеләнгән эшләр дә дә билгеле: Олы Кибәче авылының Төзүчеләр урамына таш салу һәм спорт мәйданчыгын яхшырту, Кече Кибәчедә чишмәне һәм аның тирә-⁠юнен төзекләндерүгә, Төбәк авылында спорт мәйданчыгына электр линиясе сузу һәм мәйданны әйләндереп алуга юнәлтеләчәк.

Өченче көн тәртибе буенча гражданнар җитәкчеләргә сорауларны язмача гына бирделәр. Саба телевидениясе тапшыруларын карау мөмкинлеге булдыруны сораган хат уңай җавап алды, Ф.Энгельс урамына газ трассасы сузу буенча үтенечкә җавап итеп, район башлыгы Рәис Миңнеханов бу эшнең иң беренчеләрдән булып планлаштырылуын җиткерде. «Җирлектә эре көнкүреш калдыклары өчен чүплекне калдырып булмыймы?» дигән сорауга моның өчен чүплекнең тиешле таләпләргә җавап бирүе яисә лицензиясе булуы мөһимлеген аңлатты. «Чынлыкта республика буенча берничә районга бер полигон калдыру буенча сүз алып барылды. Бу тирә-⁠юнебезнең матурлыгын саклау максатыннан эшләнә. Чүплекләр булдыруның таләпләре дә катгый, штрафы да зур. Каты көнкүреш калдыклары җыйнауда бер проблема да булмаячак. Коммуналь хуҗалыкларга заявка бирергә генә кирәк», – диде Рәис Миңнеханов.

Вакытлыча участок вәкаләтлесе вазифаларын башкаручы Фәрит Шиһабиев авыл җирлегендә төрле хокук бозу очраклары һәм аларның сәбәпләре хакында чыгыш ясады. Районара янгын күзәтчелеге бүлекчәсе өлкән дознавателе Илдар Хуҗин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү буенча күрсәтмәләр бирде.

Иске Икшермә авыл җирлегендә үткән җыенда да халыкка үзара салым турында тулы хисап бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов чыгышыннан аңлашылганча, узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләр нигездә үтәлгән. Декабрь аенда торак-⁠коммуналь хезмәте өчен үзгәреп килгән квитанцияләр халыкта зур сорау тудырган. «Графалар аңлашылмый, ачыклык кертегезче», -⁠ диде бер ханым. «Квитанцияләрне камилләштерү, халыкка аңлаешлы итү буенча Казанга хат юлладык. Соравыгыз урынлы. Яңача эш алымына күчкәндә бу табигый күренеш. Якын арада бар да җайга салыначак. Иң отышлысы -⁠ электрон түләү тәртибенә күчү. Алга таба электр, газ өчен дә бердәй квитанция булдырылачак. Президент шундый таләп куйды. Элек квитанциядә счетчик күрсәткечен кую мөмкинлеге юк иде. Ул булдырылды. Хәзер телефоннан күрсәткеч әйтү үткән заманда калырга тиеш», – дип ачыклык кертте «Татэнергосбыт»ның Саба участогы җитәкчесе Рафил Галимҗанов. Өчнарат авылында кибет ачылуын соралган хатка бу атнаның җомгасында кибет ачылачагы турында әйтелде. Татар Икшермәсендә спорт мәйданчыгы булдыру буенча да сорау бирелде. «Иң беренче үзәк мәйданнарда – кадет мәктәбе базасында эшләнде. Быел балалар бакчасын тәртипкә китерү төп бурыч булып тора. Халык соравы буенча спорт корылмаларын булдырабыз, әмма анда шөгыльләнгән кеше юк. Бәлки тик яткан авылларныкын икенче авылларга урнаштырырга кирәктер. Безнең киләчәк – балаларда. Узган ел хатын-⁠кызның гаиләдәге ролен аңлату буенча авыл абыстайларын җыеп та сөйләштек. Әмма нәтиҗәләр генә күренми. Балалар булса, авыл да, балалар бакчасы да, мәктәп тә, спорт мәйданчыклары да, киләчәгебез дә якты булачак», -⁠ диде Рәис Миңнеханов.

Арташ авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда халыкның зур габаритлы төзелеш калдыкларын полигонга чыгаруга, сөт сату бәяләренең төшүенә, авылда мулла вазифасын башкаручы кеше булмавына мөнәсәбәтле рәвештә туган сорауларына ачыклык кертелде. Җирлек башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов мәдәният хезмәткәренең белдерүләр язып элү өчен элмә такталары булдыруга кагылышлы соравына җавап бирде, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10