ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Биектауда узган көрәш турнирында келәм хуҗалары җиңү яулый алмады

10 февраль 2018, 17:00 , Фото: Александр Эшкинин

Биектауда узган көрәш турнирында келәм хуҗалары җиңү яулый алмады Турнирның өч тапкыр рәттән җиңүчеләре – Зәй районы командасы.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Биектау районында “Ватаным Татарстан” газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирында командалар арасында Зәй көрәшчеләре җиңү яулады.

Иң күп чемпионы белән мактана алса да, Биектау районы командасына 3 көрәшчесенең батыр калуы гына командалар өчлегенә керергә булышмады. Келәм хуҗалары – дүртенче урында калды.

Турнир по корэш памяти М. Джалиля

Шулай итеп, 49 командадан 399 көрәшче бил алышкан турнирда Зәй – беренче, Әлмәт – икенче, Теләче командасы өченче урында.

Сүз уңаеннан, бу зәйлеләрнең әлеге турнирда өченче ел рәттән уңышка ирешүе. Моңа кадәрге ике турнирда – Зәйнең үзендә үткәрелгән бәйгеләрдә келәм хуҗаларына тиңнәр булмаган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10