ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышларының берсе Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланды

10 февраль 2018, 17:19 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышларының берсе Юдино бистәсенең 100 еллыгына багышланды Татарстан башкаласында массакүләм чаңгы ярышларында барлыгы 20 мең чамасы кеше катнашты.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Татарстан 13нче тапкыр "Россия чаңгы юллары” ярышларына кушылды. Бөтен республика буенча 150 меңгә якын кеше чаңгыга басты. Казанда чаңгыда шуарга яратучылар өчен өч мәйданчык булдырдылар. Аларга 20 меңләп кеше чыкты.

Казанда шундый мәйданчык Горький-Әмәт урманында һәм Гаврилов урамы буенча Казансу тугаенда иде. Тагын бер мәйданчык Юдинода “Локомотив” стадионында ачылды.

XXXVI Всероссийские массовые лыжные гонки «Лыжня России-2018»

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, яңа төзелеш сезоны башлануга анда киңкүләмле реконструкция эшләре башланачак. Аны берничә этапта төгәлләргә планлаштырыла, ел саен 120-150 млн сум күләмендә финансланачак. Стадионда эшләр башлану Юдино микрорайонының 100 еллыгына һәм анда яшәүчеләргә бүләк булачак. Бүген бистәнең юбилеена “Россия чаңгы юллары”нда аерым ярыш та багышладылар.

XXXVI Всероссийские массовые лыжные гонки «Лыжня России-2018»

“Россия чаңгы юллары”нда җитәкчеләр, укучылар һәм студентлар ярышларыннан тыш, ГТО нормативларын да тапшыру мөмкинлеге бар иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10