ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Милли музей “Ачык фондлар” проектын тәкъдим итә

10 февраль 2018, 16:28 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Милли музей “Ачык фондлар” проектын тәкъдим итә Теләгән һәркем музей складларында сакланган экспонатлар белән таныша ала.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикаксы Милли музее “Ачык фондлар” уникаль проектын тәкъдим итә. Теләгән һәркем бирегә килеп музейның эчке ягын күрә ала. Бу хакта Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Музей коллекциясе инде 120 елдан артык формалаша һәм бүгене көндә анда миллионга якын тарих һәм мәдәният һәйкәле бар. Бу Татарстан музей мирасының төп өлеше. Әмма аларның бер өлеше генә экспозиция залларында урнаштырылган, калганнары музей складларында саклана.  Хәзер һәркемнең аларны күрү мөмкинлеге туды.

Музей экспонатлары белән танышырга теләүчеләр +7(843)292-89-84 телефонына шалтыратып, экскурсиягә языла ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10