ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Актаныш "Россия чаңгы юллары" ярышларына кушылды

10 февраль 2018, 19:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актаныш Чаңгы спорты бәйрәме быел "Бүләк" базасында меңгә якын актанышлыны җыйды.

(Актаныш, 10 февраль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). "Россия чаңгы юллары" илебездә быел 36нчы мәртәбә уздырылса, Актанышта аны беренче тапкыр 2005 елда оештырганнар. Кайчандыр 200-300 кеше белән башланган чаңгы спорты бәйрәме быел "Бүләк" чаңгы базасында меңгә якын актанышлыны җыйды. Берничә сәгать дәвам иткән ярышларда, һәр категория буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Җиңүче исеменә лаек булган чаңгычыларга грамоталар, кубоклар, "БлагоДарение" хәйрия фондының махсус бүләкләре дә тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10