ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда “Россия чаңгы юллары-2018” башланды

10 февраль 2018, 13:14 , Фото: Салават Камалетдинов

Казанда “Россия чаңгы юллары-2018” башланды Татарстан башкаласында массакүләм чаңгы узышы Горький-Әмәт урманында, Гаврилов урамында һәм Юдино бистәсендә оештырылган.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Казанда “Россия чаңгы юллары” ярышлары башланды. Массакүләм чаңгы ярышлары быел 36нчы тапкыр үткәрелә. Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган.

Быел Татарстан башкаласына “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашу өчен 20 меңгә якын заявка бирелгән. Спорт яратучылар өчен ярышлар өч мәйданда оештырылды: Горький-Әмәт урманында, Гаврилов урамында һәм Юдино бистәсендә.

Юдино бистәсе мәйданчыгында ярышлар ачылышында катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Казанның Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламләде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10