ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

#атнабай флешмобына кушылучылар саны арта

10 февраль 2018, 11:33

#атнабай флешмобына кушылучылар саны арта Шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмобка КФУ студенты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Казан Федераль университет студенты, "Татар-информ" хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

#атнабай флешмобын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров кушылды.

Соңрак Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов социаль челтәрдә Әнгам Атнабаевның шигырен укыды.

Исегезгә төшерәбез: әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10