ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әгерҗедә беренче тапкыр кышкы биатлон узды

10 февраль 2018, 01:00

Әгерҗедә беренче тапкыр кышкы биатлон узды Җиңүче команданы район хәрби комиссары Илгиз Галиев Кубок белән бүләкләде.

(Әгерҗе,10 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Кичә Әгерҗедә беренче тапкыр район хәрби комиссары Кубогына мәктәп укучылары арасында кышкы биатлон ярышлары узды.

Шәһәрнең дүрт мәктәбеннән дүртәр укучы эстафетада узыштылар. Биш йөз метр араны узганнан соң алар граната аттылар һәм дистанцияне дәвам иттеләр. Стартның беренче метрларыннан ук алга ыргылган 1нче гимназиядән Ромео Сярэтянудан соң эстафетаны кабул итеп алган Алена Васильева, Виктория Орлова, Владислав Савинов соңгы этапны узганны беренчелекне беркемгә дә бирмәделәр. Шулай итеп, 1нче гимназия – беренче, 4нче мәктәп – икенче, 3нче мәктәп өченче урыннарны алдылар.

Җиңүче команданы район хәрби комиссары Илгиз Галиев Кубок белән бүләкләде. Катнашучыларның һәрберсенә бассейнда бушлай йөзү өчен сертификатлар тапшырылды.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10